Шушы көннәрдә Яңа Әлем авылы мәдәният йортында “Төп нигез – ныклы гаилә” исеме астында рухи кыйммәтләргә бай тәрбияви кичә узды. Кичәне төп оештыручыларның берсе – авылның ветераннар Советы рәисе Тәхия Усманова. Сәхнә түренә килен һәм каенана бергә татур, матур гомер кичерүче гаиләләр чакырылды. Закировлар, Мөхәммәдиевлар, Гыйльфановлар һәм Сәетовлар гаиләләре авылда үрнәк гаиләләрдән санала. Әлеге йортларда татулык һәм сабырлык, мәрхәмәт һәм хөрмәт яши. Килен белән каенана арасында ничек дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, моның өчен бер-береңә юл куя белү кирәклеге хакында сәхнә кунаклары үзләре дә сөйләде. Шулай ук һөнәрләрен дә күрсәтте алар - һәркайсы җырга-моңга, аш-суга оста, төрле кул эшләрендә дә сынатмыйлар.
Яңа Әлем мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барган кичә тамашачы күңеленә хуш килде.