8 март көнне Кәзкәй мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан күңелле чара оештырылды. Әлеге чарада хатын-кызлар ике командага бүленеп, җыр бәйгесендә көч сынашты. "Актаныш җәүһәрләре" дип аталган өлешендә Актанышыбызда туып - үсеп, бүгенге көндә танылган җырчыларны барладылар, легендар җырчыбыз Әлфия апа Авзалованың патефон тасмасына яздырылган "Картаямыни соң йөрәк" җырын тыңладылар. Кичә "Авылкаем - Кәзкәем" җыры белән тәмамланды.