Район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов: "Хатын-кызның көче - йөрәгендә"

2018 елның 8 марты, пәнҗешәмбе

7 март көнне районыбыз мәдәният сараенда  Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Бәйрәмгә килүче кунакларны иң элек фойеда оештырылган гаҗәеп күргәзмә каршы алды. Актаныш икмәк комбинаты, һөнәри техникум хезмәткәрләре әзерләгән камыр ризыкларының ниндие генә юк иде биредә! Шулай ук авыл җирлекләрендәге аш-суга оста хатын-кызларыбызның күңел җылысын кушып пешергән тортлары һәркем күңелендә зур соклану уятты.

Әлеге чарага кунак булып 500 хатын-кыз чакырылды. Алар – Актанышыбызның төрле тармакларында хезмәт куючы ханымнар һәм туташлар. Район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов барысына да үзенең изге, җылы теләкләрен юллады.  

-Язның якты төсләргә, назга бай әлеге тәүге бәйрәмен һәркайсыбыз зур дулкынлану белән көтеп ала. Бу көнне без гүзәл затларны – хәләл җефетләребезне, әниләребезне, апа-сеңелләребезне, кызларыбызны, хезмәттәш хатын-кызларыбызны чәчәк бәйләмнәре, изге, матур теләкләр белән сөендерергә ашыгабыз. Тормышыбызны сездән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Сез безне терәгебез, кайгыртучыбыз, өебезнең нуры, дөньябыз яме. Нинди генә тармакны алсак та, хатын-кыз башкарып чыга алмаган хезмәт юк. Җитәкчеме ул, терлекче, сыер савучымы, ак халатлы фәрештә я укытучымы – районыбыз яшәешендә һәркайсыгызның роле зурдан. Хатын – кызны, гадәттә, көчсез диләр. Килешмим. Хатын-кызның көче – йөрәгендә. Фәкать аның йөрәгендә генә шулкадәрле олы ярату, сабырлык, наз яши алдыр. Якыннарына, газиз балаларына, барча җиһанга булган мәхәббәт ул. Бәйрәм белән, кадерлеләребез! – диде ул үзенең бәйрәм котлавы белән залдагыларга мөрәҗәгать итеп.

Район җитәкчелеге бәйрәм уңаеннан гүзәл затларга матур бүләк әзерләгән иде - мәдәният хезмәткәрләре, балалар чыгышы белән башланган әлеге кичә Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның дәртле җыр-биюләргә бай зур концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International