Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Актаныш авылының үзәк базар янындагы мәйданда язгы ярминкә үткәрелде. Гадәт буенча, бүгенге ярминкә дә иртәнге сәгатьләрдә үк башланды. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясе белән бергә җитештерү товарлары, көнкүреш кирәк-яраклары да бар иде. Хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр сатып алучыларга терлек һәм кош ите, төрле сөт һәм камыр ризыклары, бал һәм башка төрдәге азык-төлек продукциясен тәкъдим итте.