Чишмә мәдәният йортында бәйрәм концерты гөрләде

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Чишмә мәдәният йортында бәйрәм кичәсе узды. Тантана кунаклары - Татарстан Республикасы мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов гүзәл затларыбызга, авыл халкына  бәйрәм котлавын, изге теләкләрен юлладылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Меңнәр мәктәбе укучылары белән берлектә, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барган концерт тамашасын бүләк итте. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International