6 март көнне Әтәс авыл китапханәсендә шул җирлек шагыйрәсе Мәдинә апа Дәүләтова иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә узды. Кичәдә аның "Тәүге хисләр" дип исемләнгән китабына презентация күрсәтелде. Автор үзенең шигырьләрен тамашачы игътибарына җиткерде, сорауларга җавап бирде. Китапханәче Мәүҗидә Гарипова "Якташ язучы-шагыйрәләребез иҗаты" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.