Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич республика хатын-кызларын якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрикләде. Тантана М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды.
Бәйрәмгә күп балалы аналар, тәрбиягә балалар алган хатын-кызлар, “Ана даны” медаленә ия булучылар чакырылган иде.
Әлеге бәйрәм чарасында Актаныш муниципаль районыннан 5 бала тәрбияләп үстергән, Ана даны медале ияләре Вера Имамова, Люзия Фәррахова, Мәгъдәния Хаҗиева, шулай ук өчәр бала әниләре: Альбина Хәбибуллина, Гөлназ Хөҗҗәтова, Айгөл Шәйхразиева, Ләйлә Иманаева һәм районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева катнаштылар.
Бәйрәм кунаклары өчен Татарстан һәм Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдинов, Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры, опера йолдызы Альбина Шаһиморатова һәм башкалар чыгыш ясады.