Яңа Кормаш мәктәбе яңалыклары. Халыкара туган тел көне

2018 елның 24 феврале, шимбә

21 нче февраль көнне Яңа Кормаш мәктәбендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирҗанова Фәнисә Касыйм кызы әлеге чараның тарихы белән таныштырды. Укучылар туган телгә багышланган шигырьләр белән таныштылар. Ахырдан күмәк рәвештә “Туган тел” җырын башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International