Туган як музеенда Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе булып узды.

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Туган як музеенда легендар җырчы, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, талантын татар эстрадасын үстерүгә юнәлткән бөек шәхес Әлфия апа Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе булып узды.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Актанышыбызның горурлыгы Әлфия  Авзалованың якты истәлегенә багышланган әлеге кичә җырчының “Үзем турында” исемле китабыннан өзекләр уку, аның җырларын җырлау һәм 80 нче елларда яздырылган видео, аудио тасмаларын тыңлау белән үрелеп барды.

Кичәдә катнашучы район ветераннар оешмасы  рәисе Нурулла Гаян улы Нурлыев,  озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Фәридә Гавас кызы Мутина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзанур Фарухшин, сәхнә һәм хезмәт ветераннары Луиза Исламова, Флүдә Гыймадиева һәм башкалар җырчы турында күп кенә матур истәлекләрен яңарттылар. Актаныш районы “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Фәнүсә Баянова, Кадрия Саматовалар Әлфия Авзаловага багышланган шигырьләрен укысалар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүдә Гыймадиева һәм сәхнә ветераны Луиза Исламоваларның җырчы репертуарындагы җырларны башкарулары кичәне тагын да җанландырып җибәрде.

Әлфия Авзалова үзенең дәртле, моңлы җырлары белән җир йөзенә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерде. Җырның тәмен, кадерен белеп, үз йөрәге аша җиткерә алучы легендар җырчыга татар халкы мең рәхмәтле. Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган кичәбез аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International