22 гыйнвар көнне Кәзкәй мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән Аяз Гыйләҗевның "Көттереп искән җил" ике пәрдәлек комедиясе күрсәтелде. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә студент егетләр, бертуган абыйлы энеле Денис һәм Илнар Магдановлар, техник хезмәткәр - Фирдәвес Шакиров катнашты. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуларына карамастан, үз рольләрен бик оста башкардылар.