11-16 нчы декабрь көннәрендә мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы бара. Атналык барышында 2-4 нче класслар арасында матур язу конкурсы, 1 нче класслар арасында "Күңелле стартлар" оештырылды, яңа елга багышланган рәсем һәм чыршы уенчыклары эшләнде.
15 декабрьдә башлангыч класс укучылары һәм ата-аналар берлегендә "Уңган куллар ял белмиләр" күргәзмәсе оештырылды, әниләр һәм балалар мастер-класслар күрсәттеләр.
16 нче декабрь көнне атналыкка йомгак ясалачак. Актив укучыларга грамоталар тапшырылачак.