Халкымның иҗат әсәрләре

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе
Кичә халык иҗаты әсәрләренә нигезләнеп оештырылды. Мөнәҗәтләр, җырлар яңгырады. Халыкның  акыллы киңәшчесе, үгет-нәсыйхәт бирүчесе булган мәкальләр искә төшерелде. Үкенечле хәлләрне эченә алган бәетләр укылды. Тизәйткечләр әйтешү ярышы да бик кызыклы булды. Табышмакларга да җаваплар  тиз табылды. Халкыбызның шаян күңелле, җор телле икәнен раслап торучы мәзәкләр күңелләрне күтәрде. Тәкъдим ителгән әкият текстларыннан  төшеп калган сүзләр  дә тиз табылды. Кичә халкыбызның уенары белән аралашып барды.Соңыннан китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Һәркем күңеленә хуш килгән китапны сайлап алып, яхшы кәеф белән өйләренә таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International