Актаныш мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Актаныш районы мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде. Мәдәният йорты янына рәссам Халит Гайнетдинов ясаган стела да урнаштырылды. 

Район газетасы искәртеп үткәнчә, әлеге исемне бирү турында җырчыны соңгы юлга озату чарасында Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев та хәбәр иткән иде.

“Безнең әле Әлфия Авзалова белән бәйле чаралар моның белән генә чикләнми. 15 гыйнварда Казанда, Актаныш якташлык җәмгыяте белән берлектә, Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе уздырырга тыенабыз. Җәйгә Әлфия Авзалова исемендәге төбәкара фестиваль үтәчәк”, - диде  район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхәев.

Бөек татар җырчысының истәлеген яңарту – бүген Актанышта берләштерелеп уздырылган мәдәни чараларның берсе иде. Район үзәгендә Габдулла Тукай һәйкәле ачылган, район мәдәният йортында “Актаныш таңнары” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан зур кичә үткәрелгән, шулай ук район гамәлгә куйган Гамил Афзал исемендәге әдәби премия тапшыру чарасы да үткәрелгән. Быел әдәби премия Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка бирелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International