Быел Актаныш авылында үзара салым акчасын түләүдән кемнәр азат ителәчәк?

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Әлеге сорауга Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеров җавап бирә: 

 

19 ноябрьдә республиканың, районның барлык авыл җирлекләрендә дә, шул исәптән, Актанышыбызда да референдум уздырылачак. Киләсе 2018 елда үзара салым акчасын җыю 19 ноябрьдә булачак референдум нәтиҗәләреннән чыгып башкарылачак. Моңа кадәр 18 яше тулган һәрбер балигъ кешедән җыелды ул. 1 нче төркем инвалидларга ташлама каралды. Узган ел 18 яше тулган, көндезге бүлектә укучы студентлар да түләүдән азат ителде. 

 

Быел да көндезге бүлектә укучы студентлар, шулай ук 1 нче, 2 нче, 3 нче төркем инвалидлар үзара салым акчасы түләмиләр. 18 яше тулган башка категория барлык кешеләрдән дә 500әр сум үзара салым җыю турында сүз алып барыла. 

 

Филиза СӘЛАХОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International