Бу атнада Күҗәкә авылында гомер итүче Шайгарданова Рәйсә Мирхади кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы тәбрик итте. Ул Рәйсә Мирхади кызына изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәч-пакет тапшырды.



