Актаныш районында гражданнар оборонасы буенча планлы өйрәнүләр булып узды

2017 елның 27 октябре, җомга

Кичә, 2017 елның  27нче октябрендә, Актаныш районында гражданнар оборонасы буенча планлы өйрәнүләр  булып узды. 

 

Район үзәге һәм  Актаныш районының барлык авыл җирлекләре эвакуация чаралары үткәрүдә катнашты. Әлеге өйрәнүләрнең максаты -  мөмкин булган һәрбер гадәттән тыш хәлгә әзерлекне тикшерү. Бик кыска вакыт эчендә  эвакуацияләнгән кешеләргә вакытлыча урнаштыру урыннары әзерләү һәм  аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү.

 

Өйрәнү планы нигезендә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, Актаныш районы үз территориясенә Яр Чаллы шәһәреннән эвакуацияләнгән 76 меңнән артык кешене кабул итәргә һәм  урнаштырырга тиеш. Моның өчен  районның барлык  авыл җирлекләрендә  башлангыч  эвакуация пунктлары булдырылды. 

Өйрәнүләргә кадәр әзерлек һәм өйрәтү, документлар әзерләү буенча укулар үтте, зур эш башкарылды. Эвакуацияләнгәннәрнең исәбен алып баручы төркем,  транспорт белән тәэмин итү, элемтә һәм хәбәрдарлык булдыру, яшеренү урыннары оештырылды.

 Кичә исә алган белемнәр гамәлдә  -  өйрәнүләрдә файдаланылды.

Төп чаралар район хакимияте бинасында үтте. 

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы чаралары бүлеге башлыгы урынбасары Наил Гәрәев сүзләренә караганда, районның эвакоорганнары һәм гражданнар оборонасы хезмәтләре белән штаб өйрәнүләре Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп чаралар планы нигезендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International