КВН-2017нең онытылмас мизгелләре

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Быелгы КВН да район мәдәният йортына җыйналган актанышлыларны шаккатырды. Җирлекләрдән килгән 7 команда ни генә эшләмәде дә, ни генә күрсәтмәде. 

Чалманаратның "Җиде нарат" командасы әлеге чарага эстрадабызның танылган йолдызлары Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларны чакырып кайтарткан булса, Күҗәкәнең "Хуҗалар" командасыннан бер асыл егет бер гүзәлгә район башлыгы Фаил Камаев каршында кияүгә чыгарга тәкъдим ясады....

Андагы хәлләрнең кайсы чын, кайсы ялган икәнен залда утыручылар гына аңлагандыр. Гомумән алганда, булдырды командалар! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International