11 октябрь көнне район үзәгендә СССРның спорт мастеры Ф.Ш.Шаемов призына “Алтын көз” исеме астында җиңел атлетика кроссы булып узды. Бу ярышта безнең мәктәптән 8 нче класс укучылары Камил Зиязетдинов, Илшат Корбанов, 6 нчы класс укучысы Айназ Хафизова һәм 5 нче класс укучысы Адилә Зиязетдиновадан торган команда катнашып, төп мәктәпләр арасында 6 нчы урынны яулап кайтты. Җитәкчеләре физкультура укытучысы Х.Х Зиязетдинов.