Татарстанда “Иң яхшы комбайнчы-2017” бәйгесе төгәлләнде. Анда урып-җыю кампаниясендә хезмәт куйган 1,5 мең комбайнчы катнашкан. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлыкта аңлатуларынча, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларыннан килгән мәгълүматларны объектив анализлау һәм бәйге номинантлары буенча нәтиҗәләр чыгару ноябрь аенда булачак.