Китап - безнең тормышыбызда иң мөһимле,иң кирәкле әйбер.Ул киңәшче дә,ярдәмче дә,уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Шуның өчен дә, күп укыган- күп белә,диләр. Чалманарат авыл китапханәсендә "Кулыма китап алам" дигән тема белән 1 сыйныф укучыларын китапханәгә укучы итеп кабул итү кичәсе үткәрелде. 1 Укучыларын китаплар һәм китапханә белән якыннан таныштылар.Китап укуга кызыксыну уяту,китапка сакчыл караш тәрбияләү,китапның роле һәм аның әһәмиятен аңлату,тел байлыгын арттыру максатыннан бик җанлы сөйләшү булды.Бу очрашу укучыларда яхшы тәэсир калдырды.