Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы-2017» конкурсының финал өлеше тәмамланды.
3 этапка узучылар һәркайсы эчтәлекле, кызык, заманча дәресләр күрсәтте. Җиңүчеләр арасында баллар аермасы бик аз булу да конкурсантларның бик көчле булуларын исбатлый.
Мәртәбәле жюри составына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгарифне үстерү институты, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре, »Авыл укытучысы» һәм «Ел укытучысы» конкурсларында җиңүче мөгаллимнәр кергән иде.
459 балл җыеп, Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Гарипова «Авыл укытучысы-2017» конкурсының җиңүчесе булды. Икенче урында 446 балл белән Әгерҗе районы Тирсә гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле математика укытучысы Гөлназ Вәлиева, өченче урында 444 балл белән Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания Нигъмәтуллина.
Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы-2017» конкурсының йомгаклау этабын үткәрүдәге ярдәмнәре өчен Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директоры Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинага, директор урынбасары Гөлшат Нуретдин кызы Шәйхелисламовага зур рәхмәтләрен җиткерә. Шулай ук йомгаклау этабында катнашучыларага мавыктыргыч экскурсия үткәргән «Аҗаган» балалар фәнни-күңел ачу үзәге хезмәткәрләренә дә редакция үзенең рәхмәт сүзләрен юллый.