"Хосусый зат - 2017" профилактик операциясе

2017 елның 15 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе 2017 елга эшләрнең еллык планы нигезендә 2017 елның 18 сентябреннән 8 октябренә кадәр «Хосусый зат-2017» профилактик операциясе уздыра. Чараның максаты – индивидуаль хуҗалар, фермер хуҗалыклары, эшкуарлар тракторларының, башка үзйөрешле машиналарының техник карап чыгу узуларын, механизаторларның техниканы йөртүгә рөхсәте булу-булмауны, шулай ук үзйөрешле машиналарның имин эксплуатацияләү таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү.   

Рейдлар Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе инспекторлары тарафыннан уздырылачак, шул исәптән ТР ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе инспекторлары катнашында да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International