Актаныш районында балаларның һәм яшүсмерләрнең “Агыйдел” II төбакара интеллектуаль иҗат форумы узды

3 август көнне Татарстан Республикасының Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы булып узды. Смена 3-9-нчы август аралыгында үтте, интеллектуаль иҗат һәм проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яшьләрне үзенә берләштерде. Форум Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый «Сәләт» Фонды тарафыннан чынга ашырылды. 

Беренче көн, әлбәттә инде, катнашучыларны каршы алу һәм палаткаларга урнаштырудан башланды. Палаткалар шәһәрчеге балалар килешенә Роман Насыбуллин җитәкчелегендәге команда тарафыннан инде 1 ай кала төзелә башлаган иде. Быел «Агыйдел» форумында 200-дән артык бала катнашты, алар арасында 150-се Татарстан Республикасының 14 районыннан булган яшьләр. Калган балалар исә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән махсус сайлап алу туры аркылы җыелган иде. Форумның географиясе дә елдан-ел киңәя: былтыргы Самара, Ульяновск кебек Рәсәй шәһәрләре рәтенә, Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсе, Кыргызстаннан килгән балалар да өстәлде. Әнә шундый катнашучыларның берсе булып саналган Наилә Әхтәмова уй-фикерләре белән бүлеште: «Бирегә мин Удмуртия Республикасыннан килдем. Беренче тапкыр булгангамы, миңа барысы да бик кызык. Әйдаман абый-апалар белән дә, төркемдәшләр белән дә дуслашырга өлгердем инде!» - ди ул. Балаларын китерүче әти-әниләр дә фикерләре белән уртаклашып үттеләр. Резедә апа Саттарова, гомумән, «Сәләт»кә гашыйк булганын яшермәде. «Болгар – Туган Тел» форумында булдык инде. Хәзер менә «Агыйдел»гә килдек», - дип белдерде ул.

Көннең икенче яртысы коммуникатив сессиягә – балаларның танышуы, дуслашу, аралашуына багышланган иде. Гомумән алганда, форумның уку-укыту программасы гомум һәм кече сессияләр эшчәнлегенә нигезләнгән. Катнашучылар проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинглар курсы үтте. Әлеге уку-укыту программасын Европа Советы һәм Европа программалары тренерлары алып барды: Наталья Никитина (Түбән Новгород), Наталья Чардымова (Түбән Новогород), Эдуард Оганян, (Түбән Новгород), Юлия Станкевич (Минск), Михаил Бортников (Новосибирск). Форумының башкарма директоры һәм «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман сүзләренә караганда, быелгы программа – уникаль, ә форум үзе – мөмкинлекләр дөньясы. «Үзең өчен проектлар белән идарә итү дөньясын ачу мөмкинлеге, юнәлеш алу мөмкинлеге,  шәхси һәм һөнәри яктан үсү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге... Һәм, әлбәттә, күңелле сәяхәт тә әле!» - дип, белдерде ул.

Беренче кичке чара итеп Форумның оештыру комитеты белән танышу һәм катнашучыларның зур, күңелле концертыннан торды. Биредә балалар җыр-биюгә, сүз сәнгатенә булган осталыкларын күрсәттеләр.

Форум барышында һәр катнашучы булган идеяләрен туплап, аның ярдәмендә «шомартып», камилләштереп, бер проект итеп төзергә, аны чынга ашыру юлларын күрсәттеләр. Әйдаман-тьюторлар һәм тренерлар аларга дөрес юл күрсәтергә, ярдәм итәргә  һәрвакыт әзер тордылар.

Фоторепортаж

Соңгы яңарту: 2015 елның 8 сентябре, 09:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International