8 март – Халыкара хатын-кызлар көне

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! 

Язгы кояш нурына күмелгән бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.  Сугыш вакытының һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган хатын-кыз ветераннарыбыз аерым рәхмәт сүзләренә лаек. 

Мәгълүм булганча, хәзерге заманда хатын-кызның роле һәрдаим көчәя бара. Хатын-кызлар мәгариф һәм мәдәният, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә актив хезмәт куялар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлиләр. Һәм безнең уртак бурычыбыз – аларның алга таба рухи һәм һөнәри үсешенә ярдәм итү, хатын-кызларның тиз үзгәрүчән тормыш ритмына тулысынча кушылуына шартлар тудыру. 

Без күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, үзләрен шушы бөек вазифага багышлаган барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез. Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм традицияләребезгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә. Ә шушы күркәм гадәтләргә өйрәтүне гаиләдә әниләрдән, хатын-кызлардан да остарак башкаручы юк. 

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәйрәм көнегездә барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык телим. Бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын!

Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!

 

 

Фаил КАМАЕВ, муниципаль район башлыгы

Соңгы яңарту: 2017 елның 22 марты, 10:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International