Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм.
Яз һәм Хезмәт бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра. Җылы яз көннәре барлык райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннарыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен.
Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, якыннарыгызга исәнлек-саулык телим. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелеклегамәлләребез белән башкаларны сөендерик. Бу чорга ниятләгән барлык максатларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз!
Соңгы яңарту: 2016 елның 12 мае, 08:56