7 май - радио һәм элемтә хезмәткәрләре көне уңаеннан, Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттаховның котлавы

7 мая 2012 г., понедельник
Хөрмәтле радио, элемтә хезмәткәрләре һәм ветераннары! Халыкка элемтә хезмәте күрсәтүнең сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара. Элемтә хезмәте күрсәтүнең дәрәҗәсен күтәрү, аны районыбыз кешеләренә уңайлы итү ниятеннән сезнең тарафтан районыбызда бихисап күп эшләр башкарыла. Үз вазыйфаларыгызны җиренә җиткереп башкаруыгыз белән сез элемтәчеләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре яулыйсыз. Аралашу мөмкинлекләре арта барган саен, күпкырлы мәгълүмат чыганакларының кирәклеген даими сизеп торабыз.
Сезне һөнәри бәйрәмегез  белән котлыйм. Актаныш җирле радиосы хезмәткәрләренә, районыбыз элемтә хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре, югары дәрәҗәдә һөнәри осталыклары, эшкә җаваплы караулары өчен һәркайсына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Хезмәтегездә тагын да зуррак уңышларга ирешегез. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар һәм аяз күк йөзе телим. Киләчәктә дә элемтә, хәбәрләшү чараларына булган ихтыяҗны канәгатьләндереп, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда зур тырышлык куярсыз дигән ышанычта калам.
Һөнәри бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Ихтирам белән Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International