Йөзьяшәр әбиләрне котладылар

5 мая 2012 г., суббота
 

Районыбызда бүгенге көндә, саулыкларына шөкер итеп, 5 йөзьяшәр әби гомер кичерә.  Шуларның берсе – Пучы авылында икетуганнары Нәсимә һәм Равил Ризаэтдиновлар гаиләсендә яшәүче, 1 январьда 100 яшен тутырган  Сабира әби Мирзаянованы бүген район башлыгы урынбасары И.Вахитов алда көткән бәйрәмнәр – Җиңү көне белән тәбрикләде, Татарстан Президентының котлау хатын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм, әлбәттә, күчтәнәч бүләк тапшырды.

Сабира Ханнан кызы яшьлегендә шахтада эшләгән, шунда бер аягын өздереп кайткан. Шуңа күрәдер, гомер көзен ялгызы каршылаган. “Гомер буе протез киеп йөрде, протез киеп эшләде. Урман хуҗалыгында хезмәт куйды ул. Инде картайгач, 4 ел элек аны үзебезгә алып килдек”,- дип сөйли туганы Нәсимә ханым.

Әлеге йортта Сабира әбидән тыш 91 яшьлек Фаидә Таҗиева – Нәсимә апаның әнисе дә гомер итә.

                           

Йорт хуҗалары – Нәсимә апа һәм Равил абый 4 егет тәрбияләп үстергәннәр. Өчесе инде башлы-күзле, үз ояларын корганнар. Төпчек уллары исә 8 сыйныфта белем ала.

Кечерәк кенә йортка, шулай итеп, 4 буын кешесе сыйган. Өлкәннәр кадер-хөрмәттә, якыннарының җылы карашын тоеп, сөенеп яшиләр. Кечкенә генә гәүдәле Сабира әбине күтәреп кенә йөртсәләр, Фаидә әби без килгәндә аш пешереп йөри иде. Аның өлкән килеш тә үзен шулай йөртә алуына сокландык.

Илшат Рәфит улы өлкәннәрнең тормыш- көнкүрешләре белән кызыксынды, исәнлек саулыклар теләде.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International