“Касымов сөт заводы”нда яңа линия ачылу тантанасы

Кичә, 23нче октябрьдә Киров авыл җирлегендә “Касымов сөт заводы”нда яңа линия ачылу тантанасы булды. Заводның генераль директоры Ленар Гарипов заводка яңа җиһазлар кайтуы турында хәбәр итте. Шуның нәтиҗәсендә предприятиедә үзгәртеп корылган линия ачыла. 200 граммлы “Бәрәкәтле” мае, коры сөт - эшчәнлекнең нәтиҗәсе. Заводта барлыгы 69 кеше хезмәт куя. “Касымов сөт” заводы шулай ук Биектау, Яшел Үзән, Арча районнарында да эшләп килүен билгеләп үтте Ленар Наил улы. Әлеге предприятие безнең районда 8 хуҗалык белән эш алып бара.

Район башлыгы Фаил Камаев заводның яңадан тернәкләнеп китүен, 60тан артык кешенең эш урынлы булуын, район хуҗалыкларына үзенчәлекле алымнар белән ярдәм итүче предприятиенең булуын ассызыклап үтте. Иң әһәмиятлесе шул, әлеге “Бәрәкәтле” мае бернинди чит катнашмалардан да тормый. Заводка яңа уңышлар, яңа үрләр теләде.

Фоторепортаж


Соңгы яңарту: 2014 елның 26 декабре, 08:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International