Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40нчы утырышы кысаларында еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
2018 елның 25 сентябрен Россия Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталылыгы көне дип игълан итте. Бөтен ил буенча урта махсус уку йортлары укучылары һәм студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр узачак.
Исегезгә төшерәбез, 2016 һәм 2017 елларда хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән азат ителгән көннән өч айдан соң булган. 2018 елдан бу процедура өч ай арасында уздырыла, әмма алар пенсионерга тулысынча компенсацияләнә.
2 октябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия күләмендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Актаныш районында бу көнне «Бердәм Россия» партиясенең район бүлекчәсендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Муллагали улы 20 сентябрь көнне турнир ачылу тантанасында шахматсөяр балаларны тагын бер күркәм яңалык белән сөендерде. Ел дәвамында бәйгеләрдә катнашып җиңүче балалар җәй көне Кырымга Анатолий Карпов мәктәбенә барачак, диде ул.
Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашып, хоккейчы егетләрне, ата-аналарны чемпионат ачылу белән тәбрикләде. “Лачын”ны, перспективалы команда, дип атады ул. Чемпионатта егетләргә зур ышаныч белдерүен ассызыклап, районның хоккей федерациясе җитәкчесе буларак та фикерен белдерде – чемпионатта матур уен күрсәтегез, җиңүгә ирешегез, миннән сезгәбүләк Кырымга ял булачак, диде.
Бүген район хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
2018 елның 20 һәм 21 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының «Сәламәтлек-2018» финал ярышлары узды. Ярышлар волейбол, өстәл теннисы, шахмат, бадминтон, швед эстафетасы һәм аркан тарту буенча үткәрелде.
СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы,1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс оештырылды, быел ул Актанышта унынчы тапкыр узды.
Көзге экскурсия.