ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә 2018 елның 5 октябрендә 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә  хәрби хезмәткә чакырганда гражданнар хокукларын үтәү  буенча «Кайнар элемтә» үткәрә.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Росреестры  "Күчемсез милеккә хокукларны теркәү өлкәсендә федераль законнарны куллануның актуаль мәсьәләләре" дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнашты. Түгәрәк өстәл кысаларында базарда катнашучыларның электрон хезмәттәшлеге, шулай ук килеп туган бәхәсләрне хәл итү һәм дәүләт кадастр исәбен туктатуның төп сәбәпләре турында фикер алыштылар.

Агымдагы елның 1 сентябреннән РФ Җир кодексына һәм башка закон актларына үзгәрешләр керткән закон нигезләмәләре үз көченә керде. 

Яңа Әлем авылында яшәүче Розалия һәм Нәсим Әгъләмовлар “Иң игелекле гаилә” медаленә лаек булдылар. Китапханә директоры Л.Җ.Шәмсунова конкурста катнашучыларга рәхмәт сүзләре юллады, аларны җиңүләре белән котлады, мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырды.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Мәдәният хезмәткәрләренең яңа иҗади елны ачу тантанасында – мәдәният конференциясендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде.

“Туган телебезне саклыйк, киләчәк буыннарга тапшырыйк!”, - дип, изге теләген, эш-гамәлләрендәге тормыш девизын язды Энгель Нәвап улы Актанышның мәдәни осталарына рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән.

Бүген – 25 сентябрь көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре конференциясе узды. Мәдәният хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, яңа сезонга бурыч-максатлар билгеләде. Тантана алдыннан ФОЙЕда һәм мәдәният йорты каршында мәдәният хезмәткәрләре иҗади тукталышларда район мәдәнияте җәүһәрләрен театраль тамаша аша тәкъдим иттеләр.

26 сентябрь көнне 8.00 - 12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе территориаль бүлекләрдә шәхси торак төзелеше һәм бакча объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлкәсендә законнарны үзгәртү мәсьәләләренә багышланган “Бердәм  кайнар линия көне” үткәрәчәк.

2018 елда беренче урынга Буа якташлыгы лаек булды; икенче урында – Актаныш һәм Нурлат якташлыгы, өченче урында Арча, Балык Бистәсе якташлыклары һәм “Чистай тамырлары” якташлыгы.


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Актаныш районы ике берәмлек техника алды, тагын бер автогрейдер октябрь уратасында кайтачак, дип сөйләде “Татар-информ”га Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Альберт Тимиров.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International