Өлкәннәр ункөнлеген уздыру буенча чаралар планы
Бүген – 30 сентябрьдә Пучыда, Татар Суыксуында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылды. Ярминкәгә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка очсыз бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек тәкъдим иттеләр.
–Безгә бәйрәм уңаеннан шундый игътибар күрсәтүегез өчен бик зур рәхмәт. Ярминкәдә безгә кирәкле бөтен нәрсә дә бар, - дип, өлкәннәр сәүдә нокталарында сатылучы авыл хуҗалыгы продукциясенең муллыгына, бәяләрнең гадәттәгедән очсыз булуына район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм сыйфатлы продукция җитештереп, эшкәртеп, төргәкләп-ваклап сатуга куючы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәтләрен белдерделәр.
28 сентябрьдә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында “Таң” һәм “Наратлы” хуҗалыкларында семинар-киңәшмә узды.
27 сентябрьдә Дәүләт Думасы " Россия Федерациясе Пенсия фонды бюджеты керемнәре исемлеген киңәйтү өлешендә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 46 һәм 146 статьяларына үзгәрешләр кертү турында «закон кабул итте, аның нигезендә суд карары буенча конфискацияләнгән коррупционерларның акчалары турыдан-туры Россия Федерациясе Пенсия фондына җибәреләчәк.
Фигуралы шуучы якташыбыз Алинә Заһитова Германиядә узган Nebelhorn Trophy турнирында кыска программада иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Олимпия чемпионы «Призрак оперы» мюзиклы музыкасы белән чыгыш ясады һәм дөнья рекордын яңартты. Спортчы үзенең чыгышыннан канәгать калган.
28 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актанышның 1 санлы мәктәбе укучылары белән “Лермонтов-зеркало русской классики” дип аталган тематик кичә уздырды.
Карау буенча укулар 5 октябрьдән башлана. Курслар үз эченә теоретик һәм практик нигезләмәләрнең күнекмәләрен үзләштерүне күздә тота.
Хәбәрләр өчен телефоннар: 3-10-22, 3-11-14, 3-07-51.
Бүген – 27 сентябрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде.
5 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, "Кайнар элемтә» ачылачак.