ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республикакүләм бәйгесенең башланып китүен игълан итә.

Бәйгедә катнашырга предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган җәмәгатьчеләр һәм журналистлар чакырыла.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республика бюджетыннан субсидия алу өчен экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бәйге игълан итте. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 24 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Актанышта өлкәннәр арасында компьютер белеме буенча бәйге  җиңүчеләре.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бәйгедә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге конкурсантлар катнаша, алар ун төрле номинациядә көч сынашачак.

Конкурсның төбәк этабының оештыручысы - ТР Икътисад министрлыгы. Бәйгенең максаты – яшьләр арасында социаль-икътисади үсешнең мөһим факторы буларак эшмәкәрлекнең уңай образын формалаштыру, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче сәләтле, актив яшьләрне барлау һәм бәяләү.

 

Бүген - 2 октябрь көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында районыбыз өлкәннәре арасында компьютер  белеме буенча бәйге узды. Бәйге Өлкәннәр декадасы кысаларында узды.

Бүген – 2 октябрьдә районыбыз хөрмәтле кунаклар - Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Михайлович Владимировны һәм Татарстан Республикасында әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Михаил Викторович Хачатурянны кабул итте. Мөхтәрәм кунаклар белән аралашу Актаныш районында даими һәм вакытлыча яшәүче әрмәннәр һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында түгәрәк өстәл артында барды.

Әлеге законның төп нигезләмәләрен Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатты. Беренчедән, юридик затны оештыруның нибары ике формасы булачак: болар коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (ОНТ). Әлегә гамәлдә булган формалар кебек: бакча җәмгыятьләре,дача кооперативлары, дача партнерлыгы. Икенчедән, бакчачылык җир участогында (ягъни СНТ составында) гражданнар бакча йортларын (анда вакытлыча тору белән бәйле сезонлы файдалану бинасы ), хуҗалык корылмалары һәм гаражлар гына түгел, ә бәлки торак йортлар да урнаштыра алачак.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Актаныш үзәк балалар китапханәсе яңа уку елы башлану уңаеннан “Тылсым” мәктәп – бакчада кабат үзенең күчмә китапханә эшен башлап җибәрде. 28 сентябрь көнне китапханәчеләр, балалар өчен матур әдәбият туплап, кабат балалар янына килделәр. 

Өлкәннәр ункөнлегенә районыбызда бүген бәйрәмчә рухта старт бирелде. Район башлыгы Энгель Нәвап улы район ветераннар советы җитәкчелеге, җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре, авыл башлыклары белән “Тургай” кафесында бәйрәм табыны артында очрашты.

Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм - рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтү. Район үсешенә керткән биниһая өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сезгә хөрмәт һәм чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International