9 октябрьдә төнлә урыны белән көнбатыштан көчле җил саклана, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, 8 октябрьдә кичен 23 метрга кадәр.
Өлкәннәр ункөнлеге барышында Чалманарат авылында “сыендыручы гаилә”дә яшәүче Раузалия Нуриева кунаклар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов Раузалия апаның хәлен белешеп, тормыш-көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштыла, чәчкә бәйләме һәм күчтәнәч-бүләкләр тапшырдылар.
Актанышның данлыклы олпат көрәшчесе Марсель Гыйлаев истәлегенә һәм аның призына бүген – 6 октябрь көнне “Актаныш” спорт комплексында 2000 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында татарча көрәш турниры бара. Үз авырлыкларында җиңү яулау өчен келәмдә 124 яшь көрәшчебез бил алыша.
Олимпия чемпионы, Европа чемпионы, Россия фигурачысы Алинә Заһитова Сайтамада Japan Open команда турнирында ирекле программа буенча дөнья рекордын яңартты.
Европа командасы өчен чыгыш ясаучы 16 яшьлек фигуралы шуучы ирекле программа өчен 159,18 балл җыйды. Сентябрь ахырында Германиядә турнир вакытында куйган рекордын – 158,50 баллны якташыбыз тагын да якшыртып, яңа рекорд куйды.
5 октябрь – Укытучылар көнендә Зөбәер авылында 39 ел гомерен балалар укытуга багышлаган хөрмәтле укытучы, көчле математик Шәмсия Минһаҗетдин кызы Сәрварова яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.
Шәмсия Минһаҗетдин кызы хезмәт юлын 1944 елда Качкын мәктәбендә башлый. Зөбәергә килен булып төшкәч, әлеге авыл балаларын укыта. Авыл халкы хөрмәт белән, “Халык укытучысы”, дип атый аны. Мөгаллимәнең якты истәлегенә, исемен мәңгеләштереп, Шәмсия Сәрварова яшәгән йортка элмә такта куелды.
Грипп буенча эпидемия сезоны башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнары территориаль бүлеге, 2018 елның 1 октябреннән 15 октябрьгә кадәр грипп һәм ОРВИ авыруын кисәтү буенча «Кайнар элемтә» оештыра.
Килешү төзүдә социаль оешманың түләүләр бүлеге, өлкән граждан үзе һәм тәрбиягә алучы гаилә катнаша. Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләгә тәрбияләнүче пенсиясенең 75 проценты һәм беренче төркем инвалид өчен өстәмә 8 мең сум, икенче төркемгә 6 мең сум, өченче төркем инвалидка 4 мең сум акча түләнә.
Актаныш районы ветераннар Советы өлкәннәр ункөнлеге кысаларында хезмәт династияләрен пропагандалау, хөрмәтләү максатыннан “Буыннар чылбыры өзелмәсен” исеме астында чара үткәрде. Чараның мактаулы катнашучылары төрле һөнәр ияләре, гаиләләре белән бер һөнәр сайлап хезмәт куйган өлкәннәр.
5 октябрь – Халыкара Укытучылар көне! Балалар иҗат үзәгенең балалар хәрәкәте бүлеге каршында оештырылган “Ак җилкән” балалар һәм яшүсмерләр оешмаларының район Советы бәйрәм белән видеокотлау әзерләнде.
Актанышта укытучыларны хөрмәтләделәр.