ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Уңыш күләме буенча лидер районнар: Зәй – 37,1ц/га, Сарман – 33,6 ц/га, Әтнә – 33,2 ц/га, Актаныш – 32,5 ц/га, Нурлат – 32,1 ц/га, Тукай – 31,3 ц/га.

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасында баланслылыкны һәм озак сроклы финанс тотрыклыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән федераль законга кул куйды. Закон нигезендә расланган үзгәрешләр пенсия яшен ир-атлар өчен 65 яшь, ә хатын-кызлар өчен 60 яшь итеп билгели. Пенсия яшенең артуы 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 2028 елга кадәр 10 ел дәверендә барачак.

12 октябрь көнне үзәк китапханә язучы, якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу уздыра. Очрашу кысаларында язучының “Хәния” китабы тәкъдир ителәчәк. Чарада автор һәм аның әсәрләренең геройлары турында җанлы сөйләшү концерт номерлары белән аралаштырып алып барылачак.

Очрашу  10 сәгатьтә башлана, рәхим итегез!


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Актаныш гимназиясенең татарча белем һәм тәрбия бирү үрнәге ТНВ да мәгълүмати-аналитик “Адымнар” тапшыруында http://tnv.ru/main/katalog/informacionnye/adymnar/?idVideo=68348#videoanc

Муниципаль берәмлекләр өчен "Иң яхшы архив" дигән грантлар конкурсы башланды.

2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр Татарстан Республикасында «Минем шәҗәрәм " генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесе  үткәрелә. Оештыручысы – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты.

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, диләр. Нәкъ менә бу сүзләр архивлар миссиясен тулысынча чагылдырадыр, мөгаен. Архивлар үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра, безнең тарихи мирасны яшь буыннарга тапшырырга ярдәм итә.

8 октябрь  көнне Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Киңәшмә барышында  райондашларыбызның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, җирлекләрдә үзара салым акчасының тотылышы,  авыл хуҗалыгында башкарылучы көзге эшләр  барышы һәм башка хәл итәсе  мәсьәләләр каралды.


7
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Горурланам! Актаныш бүген үзенә  күпме талантларны җыйды. Татар әдәбиятенең һәм шигъриятенең иң якты йолдызлары белән актанышлылар, укытучылар, балалар аралашу мөмкинлеге татар дөньясына яңа талантлар тууга этәргеч бирә. Бүген киңкырлы шәхес, якташыбыз – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил  Салиховның олуг юбилее – 60 яше! Иҗат бәйрәмен ул туган якта билгеләп үтә, рәхмәт Сезгә туган якка, якташларга булган хөрмәтегез өчен. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International