ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан китапханәдә "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай" исем астында китап күргәзмәлеге эшли.

11 апрель  көннеТакталачык мәктәбендә узган "Горячие сердца" конкурсында, Зөбәер мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы , уңышлы гына чыгыш ясап  3 нче урынны алдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре-Н.Г.Хаҗипова.Афәрин!

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.

1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.Юрий Гагаринның очышы кешенең яшәргә мөмкинлеген һәм галәмдә эшли алганын исбат итте.Безнең  Зөбәер мәктәбендә дә бу көн удаеннан,  чара үтте.Чараны физика укытучысы Гильфанова Н.М.үткәрде.

11 апрельдән Яңа Әлем балалар бакчасында рус теле атналыгы башлана. Атна дәвамында мөдир тарафыннан төркемнәрдә рус теле эшчәнлекләрен карау; хороводлы уеннар өйрәнү, тәрбиячнләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештыру, Балаларның яраткан мультфильм геройлары" ата-аналарның рәсем конкурсы, бармак уеннары, бармак театры көне үткәрү, "Рус халык әкиятләре геройлары" тозлы камырдан ясалган фигуралар конкурсы үткәрү планлаштаралган.

8 апрель көнне Район мәдәният сараенда район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты булып узды. Бурсык авыл мәдәният йорты “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә район администрация башлыгының дипломы белән бүләкләнде. Үзешчәннәребезгә киләчәктә сәламәтлек, яңа уңышлар теләп калабыз.
9 нчы апрель көнне кызлар һәм егетләр арасында баскетбол буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Анда безнең мәктәпнең кызлар командасы 2 урынны, егетләр командасы 3 урынны (укытучы – Гыйздәтуллин И.М.) алды.

12 апрель көнне Байсар мәктәбендә "Ю.Гагарин белән 108 минут" акциясе үткәрелде.

Шимбә көнне кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Ярыш нәтиҗәсе буенча гимназия-интернатның кызлар командасы 2 нче урынны яулады (тренер Харрасова А.Р.). Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International