ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

11 апрель Такталачык мәктәбендә узган "Горячие сердца" конкурсында, мәктәбебезнең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы "Шырпы", уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар һәм сертификат белән бүләкләнделәр.

"12 нче апрель - Космонавтика көне" уңаеннан безнең мәктәптә физика укытучысы Сахауов И.Г. мәктәпкүләм класс сәгате үткәрде. Укучылар мультимедиа презентация ярдәмендә Юрий Алексеевич Гагарин, космонавтлар, Космос, космик ракеталар турында яңа белемнәр үзләштерделәр. Әлеге чара укучыларда зур кызыксыну уятты.

1а сыйныфы укучылары район китапханәсендә кунакта булды.

Шимбә көнне егетләр арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Ярыш нәтиҗәсе буенча гимназия-интернатның егетләр командасы 3 нче урынны яулады (тренер Харрасова А.Р.). Котлыйбыз!

9 нчы апрель көнне "Иман" спорт сараенда баскетбол буенча район Беренчелеге үтте.

    Пучы урта мәктәбенең "Пламя" - яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы 11 апрель көнне Такталачык мәктәбендә узган "Горячие сердца" смотр-конкурсында катнашып, призлы 3 урынга лаек булды.

 

Бүген 9 сыйныф укучылары биология фәненнән  биреп карау имтиханы узалар. Уңышлар!

12 апрель көнне  “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2016 елның I квартал йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды

12 нче апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.

Бүген мәктәптә тарих укытучысы Н.Ф.Гимазов тарафыннан “108 сәгать Ю.гагарин белән бергә” акциясе кысаларында күргәзмә һәм бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар әлеге чарада очучы турында белемнәрен күрсәттеләр, кызыклы мәгълүматлар алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International