ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

11 апрельдән  16 сына кадәр  мәктәптә география һәм биология атналыгы узачак. Атналык алдан әзерләнгән план нигезендә  алып барылачак.

"12 нче апрель - Космонавтика көне" уңаеннан безнең мәктәптә физика укытучысыГильфанова мәктәпкүләм класс сәгате үткәрде. Укучылар мультимедиа презентация ярдәмендә Юрий Алексеевич Гагарин, космонавтлар, Космос, космик ракеталар турында яңа белемнәр үзләштерделәр. Әлеге чара укучыларда зур кызыксыну уятты.

12 апрель көнне Усы авыл китапханәсендә "Без-Тукай оныклары" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.

11 апрель, ягъни бүген укучылар "Зирәк тиен" региональ конкурсында катнашалар.Җаваплы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Марданова Адилә .Укучыларга уңышлар телибез!

Мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. 8 нче сыйныф укучылары “Тукай-сүнмәс йолдыз” дип исемләнгән стена газетасы чыгардылар һәм аны якладылар.9 класс укучысы Магданурова Алиянең “Тукай рухы безнең күңелләрдә”дип аталган иншасы мәктәптә югары бәяләнде һәм районкүләм иншалар бәйгесенә җибәрелде.

Түбән Кама шәһәрендә узган республикакүләм турнирның "Робототехника - биатлон" номинациясендә III дәрәҗә дипломанты, гуманитар гимназия-интернатның 7А класс укучысы Татыев Богданны һәм аның җитәкчесе, физика укытучысы Исламов Марата Мирзагидан улын чын күңелдән котлыйбыз.

Бүген 9 сыйныф укучылары  биология фәненнән имтихан биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез!

Сәләтле балаларны эзләү,аларның сәләтен үстерү,  татар җырларына карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган, “Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Җырлы-моңлы балачак” халыкара телевизион фестивалендә  11 апрель көнне Сәгъбетдинова Сусанна "Алия-Гөлия" җыры былән чыгыш ясап кайтты һәм аның чыгышы май аенда телеэфирга чыгыр дип көтәбез. Шулай ук Сусанна 25 март көнне Казан шәһәре Химиков мәдәният сараенда  узган халыкара балалар иҗаты конкурсында "Народный вокал-соло" номинациясендә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, җитәкчесе Заһитова Илсөя Индус кызы. Уңышлары белән котлыйбыз аларны!

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.

12 апрель 1961 елда летчик-косманавт Юрий Гагаринның тарихта беренче булып космоска очкан көне. Ул анда 108 минут була. Шул уңайдан һәр елны да 12 апрель-Косманавтлар көне билгеләп үтелә. Бүген безнең мәктәбебездә дә "Звезда навстречу" исеме астында рәсем, кул эшләре күргәзмәсе үткәрелде һәм Ю.Гагаринның космоска очканга 55 ел булуына багышланып "Ключ на страт" исеме астында линнейка үздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International