ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

 11 нче апрель  көнне Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы Такталачык мәктәбендә узган  "Горячие сердца"конкурсында катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Укучылар ягын куркынычсызлыгын кисәтү буенча үзләренең белемнәрен барладылар, төрле практик күнегүләр үтәделәр.

Безнең балалар Киров авылы китапханәсендә "Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән чарада катнаштылар.

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Шул уңайдан буген, 12 апрель көнне,  мәктәптә "Ю.Гагарин белән 108 минут!” исемле ачык чара булып узды. 

Уразай мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык  кысаларында эш башлап җибәрделәр.11 апрель көнне алар балалар мәйданчыгын чүп-чардан чистарттылар.

11 апрель көнне "Кайнар йөрәк"  яшь янгын сүндерүче дружиналары  Бөтенроссия смотр-конкурсының муниципаль этабы үткәрелде .

 Бүген 9 сыйныф укучылары  биология фәненнән имтихан биреп карыйлар.

 Китапханәче Мохтарова А.А.тарафыннан "Г.Тукай әсәрләре - илһам чыганагы” дип исемләнгән бай эчтәлекле күргәзмә оештырылды.

Иске Кормаш мәктәбе укытучылары: Газизов И.Н.,Фардиева Л.З., Юнысова Г. һәм Газизов Г.Ф. 13 апрель көнне  районда үтәчәк ату ярышына әзерләнәләр. Уңышлар телибез!

Шимбә көнне егетләр арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Ярыш нәтиҗәсе буенча Иске Кормаш егетләр командасы 1 нче урынны яулады (тренер Газизов Ильдус Нәҗип ул.). Котлыйбыз!

"Көмеш кыңгырау" газетасының 13 санында 2 класс укучысы Закирова Эльзаның мәкаләсе басылып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International