ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

11 апрельдә Такталачык  мәктәбендә үткәрелде Бөтенроссия смотр-конкурста яшь янгын сүндерүче дружиналар "Кайнар йөрәк" үткәрелде. 


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Урамда яз исе. Күңел табигатькә ашкына.  Халык табиблары исә язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гынатүгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак, ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик  актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора. Шул уңайдан безнең мәктәп укучылары да каен бөресе җыеп тапшырдылар. Әлеге чарада 2-9 класс укучылары бик актив катнашты.

8 апрель көнне Теләкәй авылы үзешчән сәнгать коллективы,район мәдәният йортында узган район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концертында чыгыш ясады.

Иске Кормаш авыл китапханәсендә "Исемдә калганнар" автобиографик повестен кычкырып уку оештырылды.

Кояш карау белән кар астыннан “эшләр” чыгып кына тора. 9 апрель көнне Татар Суыксу  авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре даими рәвештә өмәдә катнашты. 

11 апрель көнне яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарының “Кайнар йөрәкләр” смотр-конкурсының муниципаль этабы узды. 

11 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә 3-5 сыйныф укучылары өчен "Гаабдулла Тукай китаплары дөньясы"  дигән әдәби сәяхәт оештырылды.

8 апрель  көнне район  мәдәният йортында  район үзешчәннәр смотр концертының йомгаклау  туры  булып үтте.Бу концертта  Уразай авылы үзешчәннәре дә матур чыгышлары белән район тамашачысын сөендерделәр.

12 апрель Аккүз авыл китапханәсендә космонавтика көненә багышланган кичә үтте.

9 нчы апрель  көнне Башкорстан Республикасы Яркәй шәһәрендә волейбол буенча төбәкара ярыш булып узды. Бу ярышта безнең районнан Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең  кызлар командасы катнашты. Алар төрле төбәкләрдән килгән 9 команда белән көч сынашып, 5 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре: Мансуров Рузиль Касыйм улы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International