1961 нче елның 12 нче апрелендә кешелек үз үсешендә космик эрага аяк баса. Бу көндә Юрий Гагарин беренче тапкыр космик киңлеккә очыш ясый. Без, Аккүз мәктәбе укучылары һәм укытучылары Гагарин декадасы кысаларында күп кенә конкурслар, викториналар үткәрдек. Кул эшләренә күргәзмәләр оештырдык, рәсем конкурсы үткәрдек. Иң мавктыргычы актлар залында үткән "Юрий Гагарин белән108 минут" дигән кичә булды. Кичәне физика укытучысы А.К.Ямалова оештырды.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, "Гагарин белән бергә108 минут" республика акциясенә кушылып төрле чаралар узды. Укучылар галәм серләре турында үзләренең белемнәрен арттырдылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Ә.Г. нәниләргә технология кабинетындагы авиамодельләргә нигезләнеп, беренче космонавтның галәмгә күтәрелү тарихы белән таныштырды. Башлангыч класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлек вакытында Космонавтика көненә карата рәсемнәр ясадылар.
Мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып үтте. Ата-аналарны 3 нче чирек, контроль эш нәтиҗәләре белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, класстан тыш эшчәнлек буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары таныштырды. Биология укытучысы Гилванова Н.Х. "Ата-аналарга психолог киңәшләре" темасына чыгыш ясады һәм ата-аналар белән тест үткәрде.
"Космонавтика көне"
Безнең мәктәптә каен бөресе һәм нарат күркәсе җыю буенча бәйге игълан ителде. Укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә актив катнашып киләләр. Башлангыч класс укучыларына әти-әниләре ярдәм итә.
12нче апрель көнне мәктәптә беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 55елына багышланган "Юрий Гагарин белән 108минут" акциясее үтте. Аны физика укытучысы Хабиров Газинур Анзяпович үткәрде. Ул укучыларны Юрий Гагарин тормышы, батырлыгы , Россиядә космонавтика үсеше белән таныштырды.
6-10 апрель 2016 ел Алабуга шәһәрендә бокс буенча республика турниры узды.
11 апрельдә кадет интергнат-мәктәбендә директорлар янындагы киңәшмәсе узды.