ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Кичә гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары Актаныш районы мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә биология фәне буенча төп дәүләт имтиханы тапшырып карадылар.

"Ак калфак" хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының Актаныш районы конференциясе үткәрелде.

12 апрель СХТ китапханәсендә "Космос" дигән темага рәсем күргәзмәсе булып узды. Балалар белән рәсемнәр ясадык һәм аларны буядык. Беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин турында сәйләштек, биографиясе белән таныштык.

Бурсык мәктәбе - су ресурслары макетлары район конкурсы җиңүчесе

"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Бурсык мәктәбе укучысы да катнашты

Бөтенроссия "Илһам" яшь язучылар бәйгесендә Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Гөлинә Гран-при иясе булды һәм Диплом, сертификат белән бүләкләнде. Эше "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе альманахында басылды.

       12нче апрель көнне мәктәптә беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 55 елына багышланган "Юрий Гагарин белән 108 минут " акциясе үтте. 

8 класс укучысы Мукимова М. "Малые Давыдовские чтения" республика конкурсында катнашты.

Башлангыч класс укучылары  "Яңгыравык шигырь тамчылары" республика конкурсында актив катнаштылар.

11 нче апрель көнне Такталачык  төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Зирәк тиен- һәркем өчен тел белеме” уен- бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә барлыгы 30 укучы катнашты. Эшләр бәйгене оештыру үзәгенә җибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International