ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Югары Яхшый авыл жирлегендэ территорияне чистарту омэсе булып узды.

Районыбызда төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту айлыгы бара. 13 нче апрель көнне Бурсык мәдәният йорты хезмәткәрләре юл кырыйларын чүпләрдән арындыру өмәсе уздырды. Тирә-ягыбыз чистарып ,ямьләнеп , матурланып калды .

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә "Гагарин белән 108 минут" исемле республикакүләм акция үтте.

Мәсәде авыл клубында балалар өчен бию, спорт түгәрәкләре эшли .Мәктәп укучылары дәресләрдән соң түгәрәкләрдә бик теләп шөгыльләнә.Аларга бигрәк тә хореография түгәрәге ошый.Балалар гәүдәне дөрес тотарга, матур итеп йөрергә өйрәнәләр, биюләр куялар. Алар кичә - концертларда чыгышларын тамашачыларга тәкьдим итәләр.

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1г класс укучылары 12 апрель көнне балалар район үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар

МБОУ “Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда уртанчылар төркемендә балаларны авазларны дөрес итеп әйтсеннәр  өчен аларны тәрбиячеләр дөрес суларга өйрәтә.

Бүген 13 апрель көнне Иске айман мәдәният йортында ачык тавыш бирү,праймериз үткәрү буенча  җыелыш булды.

Кичә гимназия-интернатта беренче космонавт Юрий Гагаринның галәмгә очуына 55 ел тулуга багышланган "Юрий Гагарин белән 108 минут!"акциясе кысаларында дәресләр үтте.

Казанның "Пирамида" комплексында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) региональ чемпионатының тантаналы ябу кичәсе үтте.

Киров авыл китапханәсендә "Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән чара үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International