Бүген Богады җирлегендә район Әтиләр Советының чираттагы утырышы узды. Җирлекнең Әтиләр Советы рәисе Илфак Гаянов үрнәк гаиләләр, аларның көнкүреше белән таныштырды. Сөйләшү гадәттәгечә, түгәрәк өстәл артында түгел, ә күңелле итеп җыр-моң белән үрелеп барды.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
18 сәгатьтән, 26 ноябрьдән 18 сәгатькә кадәр. 2021 елның 27 ноябрендә.
26 ноябрь кичендә, 2021 елның 27 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән көчле көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә җил көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Татарстан Республикасында яшәүчеләргә яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме күрсәтү программалары һәм чаралары турында мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан 2021 елның 30 ноябрендә # ЖильМолодымРТ туры эфиры уздырыла.
Дәүләт Думасы 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына федераль бюджет турында закон проектын карады һәм икенче укылышта кабул итте.
Район мәктәпләреннән килгән 100 дән артык бала, бүген "Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернатта мобиль технопарк дәресләрендә катнашты. Яр Чаллы шәһәренең, республиканың әйдәп барган иң яхшы кванториумы балалар өчен Актанышта АгроКөн үткәрде. Агросәнәгать комплексының киләчәгенә ишек ачты алар. Укучылар, Агророботехника, АгроГЕО, авиа һәм геомониторинг, үсемчелектәге виртуаль реальлек, пилотсыз авыл хуҗалыгы техникасы һәм рельефны 3Д модельләштерү буенча шактый яңалык үзләштерде.
Актаныш сәнгать мәктәбе театр бүлеге укучысы Сөмбел Харисованы тагын бер, чираттагы җиңүе белә тәбрик итәбез!
"Халкым чишмәсе" Татар яшьләре милли иҗат фестивалендә, нәфис сүз номинациясендә 3 урынга ия булды ул!
2 дә - Иске Кормаш, 3-тә - Күҗәкә. Ә җирлекләр арасында рейтингны Чуракай, Иске Айман, Мәсәде йомгаклый.
Белем бирү программасы 26-28 февральдә «Идел»яшьләр үзәгендә узачак.
Район башлыгы Энгель Фәттахов һәм Актаныш авылының Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хузин "Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернат коллективы белән очрашты.
Җирлек башлыгы мәктәп коллективын ел дәвамында үзарасалымга башкарылган эшләр белән таныштырды. Шулай ук алдагы елга бурычлар билгеләнде.