Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары төрле фәннәрдән үткәрелә торган дистанцион конкурсларда, олимпиадаларда да теләп катнашалар. Калининград шәһәренең усеш үзәге оештырган “Олимпус” бөтенрәсәй дистанцион конкурсында мәктәбебезнең 7 класс укучысы Гыйльметдинова Резеда биология фәненнән – 2 нче, 5 класс укучысы Сахапов Данияр – математикадан 3 нче урынны алдылар (укытучылары: Әмирова Р.З., Фәрдиева Л.Р.). Укучыларыбыз шулай ук рус теле, инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәреннән дә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр (укытучылары: Сөләйманова А.Н., Вазетдинова Т.М., Җәмилова Р.Г., Фаттахова Л.Д.).
18 апрельдән 26 апрельгә кадәр мәктәптә ""Туган тел" атналыгы игълан ителде. Атналык линейкада чаралар планы белән таныштырылды.
18 апрельдә кадет интернат-мәктәбендә директорлар яны киңәшмәсе узды. Тубәндәге эшләргә нәтиҗә ясалды: М.Ш. Шәймиев призына булып узган татар-башкорт көрәше буенча; “ОБЖ укытучысы 2016” конкурсы буенча;
Кадет интернат-мәктәбенең 9 Б сыйныф укучысы Гилимьянов Илназ Халыкара онлайн-олимпиада "Фоксфорда"(Сезон III) һәм II дәрәҗә Диплом белән буләкләнде.
14 апрель көнне кадет интернат-мәктәбендә язгы кросс ачылу хөрмәтенә йөгерү ярышы узды. ел. Бу йөгерештә барлык кадет укучылары катнашты.
Бүген мәктәбебездә "Мәрхәмәтле Татарстан" һәм "Спортивный Татарстан" акцияләре кысаларында һәр класста Сәламәтлек дәресләре уздырылды. Аларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, спортның әһәмияте турында әңгәмәләр оештырылды, анкета сорауларына җавап табу, төрле файдалы күнегүләр ясау укучыларда зур кызыксыну уятты. Әлеге дәресләрдә класс җитәкчеләре укучыларда спортка карата мәхәббәт, үзеңнең сәламәтлегенә карата җаваплылык хисләре тәрбияләргә омтылды.
19 апрель көнне Яңа Әлем мәдәният йортында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Анда МЧС вәкиле Хабибуллин Ленар, балигъ булмаганнар эшләре буенча баш инспекторы Ахунова Ания, игелек үзәге педагогы чыгыш ясады.
16 апрель көнне, мәктәбебезнең спорт мәйданчыгында "Спортивный Татарстан" республика акциясен ачу тантанасы оештырылды. Әлеге чарада барлык укучылар һәм мәктәп коллективы катнашты.
18 апрель көнненнән башлап 30 апрельгә кадәр “Татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге” игълан ителде. Ункөнлек барышында кызыклы викториналар, кичәләр, татар теленнән ачык дәресләр көтелә.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары каен бөресе җыю белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Саф һавада, кошлар тавышын тыңлый- тыңлый, язгы табигатьтә дуслар белән гөрләшә- серләшә, файдалы эш башкару- үзе бер дәва. Узган ел дару үләннәрен тулай җыем буенча мәктәп өченче урында иде, быел да калышмаска исәп.