ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
3, 6 гыйнвар көннәрендә Актаныш үзәк хастаханәсе гадәттәгечә эшли.

Хөрмәтле райондашлар!

 

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2013 ел ахырына якынлашты. Без аны, алдыбызга зур максатлар куеп, якты хыяллар белән каршылаган идек. Әлбәттә, олы максатларга ирешү зур тырышлык, түземлелек сорый. Яңа үрләр яулау җиңелләрдән булмаса да, без бурычларның күбесен үтәп чыктык. Куйган хезмәтләрегез, тырышлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә.

 

29
декабрь, 2013 ел
якшәмбе
31 декабрьдә 15 сәг.15 минутта ТНВ каналында Актаныш телевидениесе аша муниципаль районы башлыгы  Фаил Камаевның Яңа ел котлауы трансляцияләнәчәк

27
декабрь, 2013 ел
җомга
Бүген, 27 декабрьдә Актанышта яңа спорткомплекс ачылды. Бу спорт үзәгендә шахматчылар, көрәшчеләр, теннисчылар һәм спортның уен төрләрен сөючеләр өчен заллар булдырылган. Шулай ук, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә спорт белән шөгыльләнергә уңайлыклар тудырылган

Актаныш районының Күҗәкә авылында бүген реконструкциядән соң яңа Җәмәгать үзәге ачылды. Ул Татарстанда авыл клублары төзү республика программасы кысаларында барлыкка килде, аны төзүгә 10 млн сумга якын акча сарыф ителде.


26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүләкләнүчеләр арасында узган уку елында 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбен тәмамлаган( укытучысы-Римма Усманова), хәзерге вакытта Алабуга дәүләт педагогика университеты студенты Айдар Гыйльманов та бар

25 нче декабрь көнне Казанда “Татнефть-арена” боз сараенда мәктәп укучылары Республика Чыршы бәйрәменә җыелды.

19 декабрьдә Казанда УНИКСның зур концерт залында безнең районнан Наил Кыямов ТР Яшьлэр эшлэре, спорт хэм туризм министрлыгының дипломы белән бүләкләнде

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2012-2013 елларда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булучыларны тәбрикләде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының VIII съездында чыгыш ясап, Татарстан алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүдә җирле үзидарәнең зур ролен билгеләп үтте. Съезд эшендә шулай ук чакырылган  муниципаль берәмлекләр җитәкчеләр арасыннан Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International