“Яран” торак-милекчелек ширкатендә яңа җитәкче- Илшат Хуҗахмәтов.
Илшат Шәйхенур улы моңа кадәр “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесендә мастер, “Коммунсервис-Актаныш” оешмасында прораб-мастер булып эшли.
Белеме-югары, Кама политехника институтын тәмамлый.
Гаилә хәле- өйләнгән, тормыш иптәше Гөлназ Фирдәвис кызы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Илшат Хуҗахмәтовка яңа вазыйфасында уңышлар телибез. Халык белән аңлашып, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен вакытында хәл итеп эшләргә язсын!