Эко фестиваль уздыру турында нигезләмә

27 июля 2017 г., четверг

Парклар һәм скверлар елы дәвамы буларак экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы, Актаныш районында

“Кече Ватан елы”   уңаеннан

ЭКО фестиваль  уздыру  турында

НИГЕЗЛӘМӘ

 

Максаты:

1.Яшьләргә табигатьне саклау серләрен  өйрәтү, табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

2.Яшьләрне сәламәт, тулы тормыш белән яшәргә әзерләү, табигатьне саклау проблемаларын чишү.

3.Китапханә эшчәнлегенең төрле формаларын  кулланып, экологик белемнәрне пропагандалау.

4.Районда экология буенча сәләтле, белемлеләрне халыкка таныту;

5.Шушы чаралар аша укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапханәгә тарту.

 

Экофестивальнең таләпләре:

Конкурста  15 яшьтән башлап , барлык теләкләре булганнар катнаша ала. Бәйгедә  гаилә белән, шулай ук аерым гына да катнашырга мөмкин.

Катнашу өчен гаризаларга таләпләр:

Гаризалар язмача һәм телдән  бирелә . Исем, фамилия, туган еллары, яшәгән урыны күрсәтелә.

Үткәрү вакыты:

Конкурс  29 август  көнне уздырыла. Җыелу  вакыты:9.00 сәгатьтә

Үткәрү урыны: мәдәният паркы

Экофестиваль түбәндәге төрләрне үз эченә ала:

-китап күргәзмәсе, “Җанлы” китап киштәсе;

-иң матур, ин сирәк очрый торган бүлмә гөлләрен тәкъдим итү;

-экология темасына шигырь конкурсы, “Шигъри тәлгәшләр”;

-әдәби викторинага җаваплар;

-шифалы үләннәр күргәзмәсе, ”Иң оригиналь эш” – конкурс;

-үләннәрдән ясалган чәй эчү.

Экофестивальдә  урыннар түбәндәге яшь үзенчәлекләре буенча билгеләнәчәк:

-Мәктәп яшендәге балалар(15-18 яшькә;)

-Яшьләр арасында(19-35 яшькә)

-Өлкән яшьтәгеләр арасында(35 яшьтән- югарыраклар)

Конкурска эшләр 25 августка кадәр кабул ителә.

Бүләкләүләр:

Конкурста  катнашучылар “Иң оста гөл үстерүче”, “Иң матур шигырь чыгаручы”, “Викторина сорауларына дөрес, тулы җавап бирүче”, “Иң оригиналь үләннәр күргәзмәсе” һ.б. номинацияләр буенча буләкләнәчәкләр. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр  тапшырылачак.

Хәбәрләшү өчен тел.3-12-87, сот.89372965225, 89274550910.

Әдәби викторина “Табигать дөньясына китап аша”

1.Экологиягә кагылышлы календарьда нинди көннәр беләсең?

2.Татарстанда ике зур елга бар. Аларның исемнәре,мәгънәләре, бу  елгаларга нинди характеристика бирә аласың?

3.Агыйдел елгасы турында нәрсә беләсең?

4.Кызыл китап кайчан барлыкка килгән?

5.Идел елгасының ничә кушылдыгы бар?

6.Иделнең Татарстан  төбәге  аша аккан өлешенең озынлыгы кичә км?

7.Язучы Нурихан Фәттахның Идел елгасына багышланаган нинди әсәре бар?

8.”Җир тере “ ашатмасаң, эчертмәсәң ул да үлә?” Кайсы  китаптан алынган, авторы?

9.Төче сулы иң зур күл?Бу күлгә нинди характеристика бирәсең?

10.”Җир Хөррият!” дигән сүзләрне кайсы язучы ниниди әсәрендә, нинди бүлегендә  атый?

11.Бу юллар  нинди шигырь һәм  поэмалардан алынган? Авторын атагыз.

а)...Агыйделнең бормаланып

    Агуларын күр әле;

    Әйләнә таллары ярда;

    Балтырганы, күргәне...

б) Әй, табигать? Дөнья нинди матур!

              Ничә төрле кошлар сайравы.

              Печән өсте җиткән...Ишетелә

             Яшь егетнең чалгы кайравы.

             Яңгыр явып узгач, күк йөзендә

              Салават күперенең балкышы.

в)Чишмәләр үзләре минем

Учларыма су салды.

Су салды алар яшәргә

Көчәйтеп тик  сусауны.

12. Бу өзекләр нинди әсәрләрдән алынган?Авторлары кем?

а)”...Сулар акты...Дөнья яралганнан бирле сулар кая таба аккан булса, быел яз да сулар шул бер якка юнәлделәр.Инешләр, елгалар, ермаклар, ташулар...-барысы да Чулман атлы олуг суның кочагына омтылдылар...кушылдылар, көчәйделәр, ургып-шаулап, алга ыргылдылар....”

б)”... Кырда иген чайкала, иген чайкала...

Бу елына бер генә тапкыр килә торган атна. Ул атнада көннәр эссе дә, болытлы да булмый: кырда ниндидер зәңгәр дулкын йөгерә, арыш басуы яшелле-күкле булып сөрем эчендә кайный.Көр басуның шулай дулкынлануына карап торуы рәхәт тә, моңсу да. Менә җәйнең иң кыска төннәре җитте, моннан соң инде көн кыскара башлар.Арыш басуы саргаер, ул инде дулкынланмас...”

  в)”...Арасында сап-сары зонтик булып какы күренгән уҗым басуыннан барасың-барасың да кинәт кенә тау битенә килеп чагысың.Аста болын....дымлы тугайда шөлдерде сары чәчәкләр, суга якынрак урыннарда давыл чәчәге, су төбендә-төнбоеклар. ....Кояш нурына коенган сары чәчәкле болынның, тын, серле елганың үз дөнҗясы, үз сере бар...”

13.Кызыл китапка кергән нинди үсемлекне тере светофор дип

                 атыйлар?.

14. Нинди агач каен кебек татлы су бирә?

15..Елгаларга багышланган җырларның исемнәре, авторлары?

16.Россиядәге буш күлләр ничә? Ни өчен аларны буш күл дип атыйлар?

17.Актанышта ничә чишмә бар? Аларның тарихы?

18.Табигатькә мәдхия, дан җырлаган тагын нинди әсәрләр беләсез, өзекләр китерегез?

19.Нинди  тарихи дастанда  вакыйга Агыйдел ярында бара, өзек китерегез.

 20. Зоопаркларның әһәмияте нәрсәдә?

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International