В Актаныше отпраздновали национальный праздник Сабантуй!

16 июля 2017 г., воскресенье

15 июль  көнне Актанышта  халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды: ат чабышы, капчык сугышы, ласты киеп йөгерү, кул көрәше, гер күтәрү,  туры һәм авыш баганага менү, күзне бәйләп чүлмәк вату, волейбол, озынлыкка сикерү, аркан тартыш, суга чумып балык тоту, “иң көчле” уены һәм милли көрәш бәйгеләрен халык тамаша кылды, рәхәтләнеп катнаша, ял итә алды. Шуларга быел яңа төр ярыш да өстәлде. Бу - автоузышлар. Әлеге төр ярышларны Сабантуй тамашачасы бик яратып күзәтте.

Милли бәйрәмне рәсми рәвештә район башлыгы Фаил Камаев ачып җибәрде. Ул барлык җыелган халыкка изге теләкләрен ирештерде, күңелле һәм хәвефсез ял теләде. Чарада шулай ук районыбызның олы кунагы  Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, Актанышның Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов һәм башка күренекле шәхесләр  катнашты. Алар да актанышлыларга һәм кайткан кунакларга үзеләренең изге теләкләрен белдерделәр.

Сабантуй флагын тантаналы рәвештә 2017 елның кыр батыры һәм 2016 ел көрәш батыры Раил Сираев күтәрделәр.

Бөтенхалык бәйрәмендә,  аны рәсми ачу тантанасыннан соң, район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә йомгак ясалды, авылларда төзекләндерүгә бәя бирелде, хезмәттә зур казанышларга ирешкән алдынгыларны бүләкләү һәм данлау булды.

Язгы чәчү кампаниясе барышында алтын бөртекләрне сыйфатлы итеп, иң күп күләмдә җир куенына салучы механизаторлар арасында, ярыш нәтиҗәләрен карап тикшергәннән соң, механизаторларга урыннар бирелде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 2017 елның кыр батыры исеме “Әнәк” агрофирмасыннан Марат Хәйретдиновка бирелде, аңа “Кыр батыры” тасмасы кигезелде, тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук 2017 елда югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларның хезмәтен билгеләп, аларга алдынгылар тасмасы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Актаныш муниципаль районында чисталык икеайлыгы нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре арасында “Иң төзек авыл җирлеге” исемен Теләкәй, Югары Яхшый, Тат.Суксу, Актанышбаш, Иске Байсар авыл җирлекләренә бирелде. Авыл җирлеге башлыкларына район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә “Иң төзек оешма” исеменә кече нефть компаниясе, Түбән Кама сусаклагыч идарәсе, технологик техникум, 1нче, 2 нче санлы мәктәпләр лаек булдылар. Оешма җитәкчеләре шулай ук район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.

Башка еллардан аермалы буларак быел Сабантуйда автомашиналар ярышы узды. Алдан ук ясалып куелган авыр трассадан, пычрак һәм ләм ерып узышып беренче килгән машина хуҗалары да район башлыгы тарафыннан бүләкләнделәр.

Бәйрәмнең иң куңелле, иң мавыктыргыч мизгелләре әлбәттә көрәш батырын билгеләүдер.  Яшьләр арасында Батыр булып  Актаныш авылыннан Хуҗин Фарис, ә абсолют Батыр булып Минзәлә районы егете Гайнетдинов Ришат калдылар.  Бәйрәмнән халкыбыз күңел күтәренкелеге белән  ил-көнгә  иминлек теләп таралышты.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International