Обращение главы Актанышского муниципального района Фаиля Камаева по случаю Дня работников культуры

24 марта 2017 г., пятница

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар!

 

Сезне һөнәри бәйрәмегез – мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Районыбыз мәдәният үзәкләрендә сәнгать сөюче райондашларыбыз ел дәвамында үтүче смотр бәйгеләрендә, төрле чараларда, максатчан эшләүче остаханәләрдә җирлекләребезнең бай мәдәни тарихын саклый, аны тулыландыра, нәсел җепләрен барлап, милли йөзебезне ачучы гореф-гадәтләребезне, матур яшәү үрнәкләрен  балаларыбызга, яңа гаилә корган яшьләребезгә өйрәтә, матур үрнәкләр күрсәтә. 

Районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. 

Бар гомерен, хезмәтен мәдәният һәм сәнгатькә багышлаган мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар, даими эзләнүче һәм камилләшүче һәвәскәр иҗатчыларыбыз! Һәркайсыгызга югары һөнәри осталык, тугрылык белән, җан җылыгызны кызганмыйча фидакарь хезмәт куюыгыз өчен ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәм, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телим.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International