Новогоднее выступление коллективов организаций района по сценариям

30 декабря 2016 г., пятница

Бүген, 30 декабрь көнне Актанышның Ленин паркы каршындагы мәйданда чангылар парады булып узды. Конкурста катнашкан оешмаларның чаналары һәрберсе дә үзенчәлекле иде.

Чаналар парады тәмамлангач, районыбызның үзәк чыршы янындагы мәйданда район оешма - предприятияләре Яңа елга багышлап сценарийлар буенча чыгышлар ясадылар. Һәрбер оешманың сәхнәләштерелгән тамашалары  эчтәлекле, кызыклы булды, аларның маскалары һәм тудырган образлары да матур иде.  Сценарийлар буенча Актаныш районының 14 оешмасы чыгыш ясады: “Ромашка” балалар бакчасы коллективы, “Тылсым” балалар бакчасы коллективы, “Әтәчкәй” балалар бакчасы, “Алтынчәч” балалар бакчасы, “Каенкай” балалар бакчасы, гуманитар гимназия коллективы, “Умырзая” балалар бакчасы, Актанышның 1нче номерлы мәктәбе, Актанышның 2нче номерлы мәктәбе, “Кояшкай” балалар бакчасы, Актаныш технологик техникумы.

 Чыгышлар тәмамлангач, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова нәтиҗәләрне игълан итте. Ул сценарийлар буенча сәхнәләштерелгән тамашаларның барысы да эчтәлекле, киемнәре фантазия куеп эшләнгән булуын ассызыклап үтте, барлык көчләрен куеп эшләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Иң яхшы чаналар бәйгесендә: Актаныш технология техникумы, Игелек Үзәге, “Кояшкай” балалар бакчасы, Таттелеком, Район үзәк хастаханәсе.

Иң орегиналь чана бәйгесендә: ҖЧҖ Коммунсервис-Актаныш.

Иң яхшы катнашучы бәйгесендә: Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Гимназия, “Тылсым” балалар бакчасы.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International